12 август көнне Теләче район китапханәсендә китапханәчеләрнең чираттагы киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмә 29 август көнне паркта узачак Республика көне уңаеннан оештырылды. Мәдәни чараның эш планы белән таныштырылды һәм әлеге чарада барлык китапханәчеләрнең актив катнашуы соралды. Районның һәр китапханәчесенә аерым эш бүлеп бирелде, шул ук вакытта киләсе айга эш планнары кабул ителде.