Шушы көннәрдэ Алан авылында гомер итүче Фазылжанова Ләмига апаның гомер бәйрәме - 70 яшьлек юбилее булып узды. Без, Алан авылы җирлеге башлыгы, мәдэният хезмәткәрләре һәм берләшмәләргә йөрүче кызлар белән Ләмига апаны өенэ барып чәчәкләр, бүләкләр белән котлап кайтканнар. “Олы кешенең бер ягымлы сүздән дә күңеле була. Ләмига апа безгә рәхмәт әйтеп, эшебездә, тормышыбызда уңышлар теләп озатып калды” – дип хәбәр итте безгә мәдәният хезмәткәрләре.