Чәчәкләр шатлык һәм матурлык чыганагы.

2015 елның 14 августы, җомга
Чәчәкләр шатлык һәм матурлык чыганагы. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә. 13 август көнне Айдар авыл китапханәсендә   балалар белән "Җирдәге салават күпере" дигән темага танып-белү сәгате үткәрелде. Гүзәллекне күрә һәм саклый белергә өйрәтү максатыннан оештырылган чара кызыклы уеннар, шигырьләр белән үрелеп барды. Болын һәм бакча чәчәкләренең үзенчәлекләре, төрле символик мәгънәгә ия булган чәчәкләр турында сүз барды. Чәчәкләргә багышланган шигырьләр, җырлар искә төшерелде. Китапханәче  тема буенча китаплар тәкъдим итте. Чара балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International