15 нче август көнне Субаш авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, Иван Иванович Егоровның туган көне. Ветеранны гомер бәйрәме белән котларга Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Р. Шайдуллин, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Айдар авыл җирлеге җитәкчесе Б.Х. Хасаншин, клуб мөдире Т.А.Романова килгән иде. Авылыбызда уздырылган чараларда Иван Иванович һәрвакытта да актив катнаша. Үзе чыгышлар ясый, киләчәк буынны чын шәхес итеп тәрбияләү өчен зур өлешен кертә.