12 август көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә, август аенда туган юбиляр язучыларның китапларыннан торган “Язучының юбилее – укучы өчен бәйрәм” китап күргәзмәсе төзелде.
10 август көнне язучы Михаил Михайлович Зощенконың тууына 120 ел булды. Ул балалар өчен язылган бик күп әсәрләрнең авторы буларак билгеле, мәсәлән, «Галоши и мороженое», «Елка», «Бабушкин подарок», «Не надо врать» һәм башкалар.
14 август көнне Канада язучысы, художник - анималист Эрнест Сетон - Томпсонның тууына 155 ел була. Хикәя һәм повестьларына иллюстрацияләрне бик оста итеп Эрнест үзе ясаган. Ул бик күп сәяхәт иткән, ауга йөргән һәм кырыктан артык китап язган, шулар эченә зоология буенча фәнни хезмәтләре дә керә.
16 август көнне, рус язучы, Радий Петрович Погодинның тууына 90 ел була. Аның балалар өчен язылган хикәяләре шулай ук киң танылу алдылар.
23 август көнне, әдәбиятта Александр Грин буларак билгеле - “Алые паруса” үлемсез повестенең авторы - язучы Александр Степанович Гриневскийның тууына 135 ел була.
Юбиляр язучыларның китаплары белән танышу өчен китап укучыларны Үзәк балалар китапханәсенә чакырып калабыз.