17 августта Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында Теләче муниципаль районы мөгалимнәренең август киңәшмәләре кысаларында төгәл фәннәр циклы укытучыларының киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә укыту - методик эшләр буенча мәгариф җитәкчесе урынбасары Т.А.Тимофеева “Бердәм Дәүләт имтиханнарының нәтиҗәсе һәм белем сыйфатын күтәрүгә карата куелган бурычлар” дигән темага доклад ясады. Секция эшендә түбәндәге чыгышлар тыңланылды:
-“Белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларның аттестация үтү һәм белем күтәрү тәртибе”( Якупова Л.К.- педагогик кадрларның аттестация буенча методисты);
- “ ФДББС күчү шартларыннда фәннәрне укытуда тьюторлар эшчәнлеге” ( Юнусова Р.Р.- математика укытучыларының тьюторы.
Киңәшмә ахырында укытучылар үзләре укыта торган предметларда булган актуаль сораулар белән уртаклаштылар.