Секция эше үткәрелде.

2015 елның 21 августы, җомга

            2015 нче елның 18 августында Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында Теләче муниципаль районы мөгалимнәренең август киңәшмәләре кысаларында гуманитар цикл фәннәре укытучыларының “Муниципаль мәгариф системасы үсешендә яңа юнәлешләр” темасына секция эше үткәрелде. “2014-2015 уку елы йомгаклары һәм 2015-2016 уку елына бурычлар” темасына укыту - методик эшләр буенча мәгариф җитәкчесе урынбасары Т.А.Тимофеева доклад ясады. Секция эшендә түбәндәге чыгышлар булды:

- “Белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларның аттестация үтү һәм белем күтәрү тәртибе”( Якупова Л.К.- педагогик кадрларның аттестация буенча методисты);

- “ ФДББС күчү шартларыннда фәннәрне укытуда тьюторлык эшчәнлеге” ( Хаҗиева Г.Р.-татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тьюторы;

- “Татарстан Республикасында 2015-2030 елларга милли мәгарифне үстерү Концепциясе проекты турында” ( Җиһангәрәева Х.М.- милли мәгариф буенча методист).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International