19 август көнне Теләче урта мәктәбе базасында “Башлангыч белем бирүдә яңа юнәлешләр” дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының киңәшмәсе үткәрелде.
“Белем бирү усешендә яңа юнәлешләр” темасына укыту - методик эшләр буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Т.А.Тимофеева доклад ясады. Секция эшендә түбәндәге чыгышлар тыңланды:
-“Белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларның аттестация үтү һәм белем күтәрү тәртибе” (Якупова Л.К.- педагогик кадрларның аттестация буенча методисты);
- “Федераль Дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә 2015 елда башлангыч мәктәптә белем дәрәҗәсен бәяләү” проекты буенча 4 сыйныф укучыларының мониторинг тикшеренүләре нәтиҗәләре” (Закирова С.Г - башлангыч белем бирү буенча методист);
- “Башлангыч сыйныфлар буенча белем биру программаларының төп үзенчәлекләре” (Мифтахова В.Г. – Теләче урта мәктәбенең башлангыч белем бирү буенча директор урынбасары);
- “Универсаль уку гамәлләре үсеш процессында бәяләү һәм күзәтү максатында мониторингның роле” (Тимербайева Ф.М. – Баландыш төп мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы).
Соңыннан методист Закирова С.Г. алдагы уку елына эш планы һәм белем сыйфатын күтәрү бурычлары белән таныштырды.