Шәтке авылы китапханәсендә драматург, җәмәгатъ эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты Туфан Миннуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Сагынырлык шәхес - татарның бөек улы" дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәгә Туфан абыйның сәхнә әсәрләре белән бергә көндәлекләре дә куелды.