25 август көнне Балалар иҗат үзәгендә “Укыту оешмасы һәм жәмгыять берлегендә укучыларның әдәп-әхлак дәрәҗәсен үстерү, камилләштерү” дигән темага өстәмә белем бирү педагогларының секцион август киңәшмәсе булып узды.
Беренче көн тәртибендә Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызы 2014-2015 уку елына анализ ясады.
Икенче көн тәртибендә Балалар иҗат үзәге методисты Гараева Рушания Ринат кызы “Өлкәннәр балаларда нинди әдәб кагыйдәләре күрергә телиләр”; өстәмә белем бирү педагоглары: Галимзянова Фәния Габделхак кызы “ Сөйләшү культурасы”; Шаипова Раъно Исам кызы “Кием дә матур булырга тиеш”; Баева Зилә Рафаил кызы “Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”; Касимова Ләйсән Ракыйф кызы “Мәктәптә телефон һәм планшет куллану кагыйдәләре” дигән темаларга чыгышлар ясап, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.