2015 елның 26 августы көнне беренчеләрдән булып Игенче хуҗалыгы бөртекле культуралар урып-җыю эшләрен төгәлләде. 1520 гектар мәйданнан 38304 центнер икмәк җыеп алуга ирештеләр. Уртача бер гектардан уңыш чыгышы 25,2 центнер тәшкил итә.
Хуҗалыкта урып-җыю эшләре вакытында аеруча тырышып эшләгән механизаторлар һәм шоферлар:
уруда – Каримуллин Хәмит,
сугуда – Набиуллин Рөстәм, Шагиев Фәрит,
икмәк ташуда – Миннебаев Фәритләр.