26 нчы август көнне район мәдәният йортында педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәдә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна 2014 – 2015 нче уку елына анализ ясады, алда торган бурычлар һәм максатлар белән таныштырды, проблемаларга тукталды.
Киңәшмәнең икенче өлешендә педагогик хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды. Мәктәбебез директоры- Гайбадуллин Илсур Бакиевич мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнелде. Тарих укытучысы - Хөснетдинова Рузилә Ринат кызына яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен ТР Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы бирелде.