26 август көнне Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән Татарстан гаиләләрен олылау тантанасы узды. Анда 50 гаилә: күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, 50 елдан артык бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре катнашты.
Бу тантанада безнең районнан Хәбир Нуретдин улы һәм Венера Кәниф кызы Фәсхетдиновлар гаиләсе катнашты. 32 ел бергә гомер кичереп, 3 бала тәрбияләгән бу гаиләнең хезмәт юлы икесенә 73 елны тәшкил итә.
Бер-беренә хөрмәт, ихтирам белән караган бу гаилә районыбызның яшь гаиләләренә үрнәк гаилә булып тора.