2015 елның 25 августында Теләче Үзәк балалар китапханәсендә, Казан шәһәренең 1010 еллыгы уңаеннан «Моя столица – Казань», «Минем мәркәзем – Казан» китап күргәзмәсе оештырылды.

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
 2015 елның 25 августында Теләче Үзәк балалар  китапханәсендә, Казан шәһәренең 1010 еллыгы уңаеннан «Моя столица – Казань», «Минем мәркәзем – Казан» китап күргәзмәсе оештырылды. Безнең күргәзмәдә Татарстанның башкаласы – Казан турында, шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт символларына багышланган китаплар урын алган. Тематик күргәзмә бигрәк тә үсеп килүче яшь буын арасында популяр. Балалар күбрәк яңа басылып чыккан китаплардагы ачык иллюстрацияләрне карарга яраталар, Казан турындагы кызыклы мәгълүматлар һәм фактлар белән танышалар, укыганнары буенча үзара фикер алышалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International