“Авыл клублары” республикакүләм максатчан программасы нигезендә, Олы Кибәхуҗа авылында 100 урынга исәпләнгән заманча, барлык уңайлыклары булган клуб сафка басты. Ул фельдшер-акушерлык пунктын һәм китапханәне үз эченә алган. Күптән көтелгән бу шатлыклы вакыйгага авыл халкы да бик теләп җыелды. Клубны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Миннеханов Рөстәм Нургали улы, ТР мәдәният министры Айрат Миннемулович Сибагатуллин, район башлыгы Илдус Фатыйхович Зарипов катнашты. Клубны ачу вакыйгасы тантаналы шартларда үтте.
Ә кич белән тамашачы Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары башкаруында “Көзебезнең язы” дип исемләнгән спектакль карап үттеләр.