22 август көнне Айдар авылы китапханәчесе кече һәм урта яшьтәге балалар белән чишмәгә экскурсия оештырды.

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
 22 август көнне Айдар авылы китапханәчесе кече һәм урта яшьтәге балалар белән чишмәгә экскурсия оештырды. Юл унаенда алар чишмә суының файдасы, чишмәнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Экскурсия вакытында " Китап уку өчен 2015 секунд" акциясе  оештырылды. Әдәбият елына багышланган бу акциядә балалар үзләре белән алып килгән иң яраткан китапларын 33 минут буе тын калып укыдылар. Соңыннан "Яраткан китабым белән табигать кочагында" дип исемләнгән фотоконкурс  игълан ителде. Балалар бу сәяхәттән яңа тәэсирләр алдылар, уйнап рәхәтләнеп ял иттеләр, табигатьтә үзләрен ничек тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International