Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне якынлаша.

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне якынлаша. Шул уңайдан районда 10 октябрь көнне авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм район мәданиять йортында алдынгыларны котлау чарасы уздыру планлаштырыла. 2015 елның 31 августы көнне Азнакай муниципаль районындаВетеринария хезмәткәре көне уңаеннан Сабантуй булып узды. Теләче муниципаль районнынан бу бәйрәмдә район ветеринария берләшмәсе начальнигы И.Р.Нуруллин  җитәкчелегендә 5 кешелек делегация катнашып кайтты. Анда Нирус хуҗалыгы баш мал табибы Нурмөхәмәтов Фәрит Вакыйф улына “Татарсытан Республикасы атказанган мал табибы” дигән мактаулы исем тапшырдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International