1 сентябрь – Белем көне унаеннан Баландыш мәктәбендә бәйрәм үтте. Быелгы уку елында беренче сыйныфка 8 бала укырга керә. Беренчеләр өчен беренче тапкыр беренче кыңгырау янгырады. Аларны бәйрәм белән беренче класс җитәкчесе Загидуллина А.Н, бәйрәмгә килгән кунаклар, әти-әниләре котладылар. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң барлык укучылар ГТО га багышланган беренче дәрескә кереп киттеләр.