Беренче сентярьдә барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында беренче дәрескә дәшеп кыңгырау чыңлады. Бүген бәйрәм- Белем бәйрәме! Барлык укытучыларны, укучыларны,тәрбиячеләрне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм изге максатларыгызның тормышка ашуын телибез.Максабаш балалар бакчасына йөрүче балалар бүген кунакка Максабаш башлангыч мәктәбенә бардылар. Авылыбызның мулласы Фатих бабай вәгазе белән башланган бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Балалар бәйрәмнән Фатих бабайлары тараткан күчтәнәчләр белән шатланып кайттылар.