2015 елның 1 сентябры безнең Олы Нырсы авылы мәктәбендә зур бәйрәм чарасы, “Белем бәйрәме” буларак билгеләнеп үтте.

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
2015 елның 1 сентябры безнең Олы Нырсы авылы мәктәбендә зур бәйрәм чарасы, “Белем бәйрәме” буларак билгеләнеп үтте. Бәйрәм чарасында катнашып үзләренең котлау-теләкләрен укучыларга, укытучыларга җиткерделәр мәктәп директоры Чернов П.А., хәкимият башлыгы аппараты җитәкчесе Мөбинов И.В., авыл җирлеге башлыгы Гыйниев Р.Г., Теләчеагрохимсервис ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе Макаров П.И., укучыларның әти-әниләре, ветеран укытучылар, мәктәбебезне тәмамлаган укучыбыз Татарстанның атказанган артисты Вагыйзов Марселның әтисе җыр моңга гашыйк Вагыйзов Минневасыйл абый да укучыларга, укытучыларга бәйрәм теләкләрен җиткерде һәм бик матур итеп гармунда уйнап күрсәтте. Бәйрәм чарасы укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм рухы беренче дәресләргә дә кучте, быел ул узган ел кертелгән ГТО (Хезмәт һәм илемне сакларга әзер) нормаларын бирүгә багышланган иде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International