29 август көнне Теләчелеләр Республика көнен бәйрәм иттеләр. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре, түгәрәккә йөрүче укучылар эшләреннән, күргәзмәлек әзерләделәр. Өстәмә белем бирү педагоглары Галимзянова Фәния Габдулхак кызы, Касимова Ләйсән Рәкыйф кызы , Шаипова Раъно Исам кызы бу кичәдә мастер-класс күрсәттеләр.
Галимзянова Фәния Габдулхак кызы матур итеп чәч үрү ысулларын күрсәтте, Шаипова Раъно Исам кызы һәм Касимова Ләйсән Рәкыйф кызы , шушы чәч үрмәләрен матурлау өчен чәчкуйгычлар, резинкалар ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр.