Психологлар мәктәпкәчә яшьне баланың талантын үстерүгә уңай вакыт диеп исәплиләр.

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
 «Һәр кеше үз ризыгы белән туа» дигән әйтем күбебезгә таныш. Димәк, тормыш итәр өчен һәркемгә табигать нинди дә булса сәләт бирә. Тырышлык һәм максатчанлык өстәлгәндә, дөньяда кеше үз урынын таба, күпмедер күләмдә уңышка ирешә. Шуңа күрә психологлар мәктәпкәчә яшьне баланың талантын үстерүгә уңай вакыт диеп исәплиләр. Менә шуңа да аны вакытында күреп алып, ачырга ярдәм итергә кирәк. Бүгенге көннән безнең бакчада “Мин- талантлы” дигән акциястарт алды. Бүген балалар белән тәрбиячеләр “Платилиннан фантазия” дигән күргәзмәдә иҗади катнаштылар. Аларның хезмәт нәтиҗәсенә күз салыгыз әле, менә ничек безнең бармаклар тырышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International