Алан балалар бакчасында тәрбияләнеп, хәзерге көндә Алан урта мәктәбенең 6 нчы классында укучысы Гильманова Мәликә белән очрашу уздырдылар.

2015 елның 4 сентябре, җомга
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында яшьтәшләреннән үсешенең бик нык алга китүе белән аерылып торганнары була.Алар тәкъдим ителгән яңа материалны тиз үзләштереп алалар, ишеткән яисә укыганны тиз истә калдыралар, акыл хезмәте таләп иткән катлаулы мәсьәләләрне чагыштырмача җиңел хәл итәләр, күп сорау бирәләр, кызыксынучан булалар, үзенчәлекле, ягъни оригиналь фикер йөртәләр һәм көтелмәгән җаваплар тәкъдим итәләр, тиз төшенүчән, күзәтүчән булалар һәм барлык яңа төшенчәләрне отып алалар.Болар барысы да талантлы(сәләтле)бала сыйфатлары.Бүген ,без балалар бакчасына үзебезнең балалар бакчасында тәрбияләнеп,хәзерге көндә Алан урта мәктәбенең 6 нчы классында  укучысы Гильманова  Мәликә белән очрашу уздырдык.Мәликә бишле билгеләренә генә укый ,республика һәм  район олимпиадыларында катнашып җиңү яулый.Мәликә белән балалар катнашында ,без бүген математикадан КВН үткәрдек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International