1 сентябрь – Белем көне уңаеннан Урта Мишә авылы мәктәбендә “Беренче кыңгырау” тантанасы үтте. Бу бәйрәм 1нче сыйныфка укырга килгән балалар өчен бигрәк тә шатлыклы. Укучыларны тәбрикләргә куп кунаклар килгән иде. Бәйрәмдә Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Голфия дә катнашты. Кунаклар укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.