Максабаш балалар бакчасында "Мин сәләтле" атнасы башланып китте. Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, белем алу өчен шартлар тудырыла, иптәшләре белән тыныч мөгамәлә һәм үзара дуслык урнаштырыла. Беренче чиратта, һәр бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул максаттан без 2-сентябрь көнне балалар белән очрашуга үзебезнең авылның ветеран- укытучысы , мәкаләләр ,балалар өчен китаплар авторы Галлямова Тәнзилә апаны чакырдык. Очрашу барышында ул үзе язган шигырь һәм әкиятләрен сөйләде. Балаларга үгет- нәсихәт бирде, үзе укытып чыгарган,бүгенге көндә югары урыннарда эшләгән укучылары белән таныштырып,алар турында горурланып сөйләде. Укучылары арасында хәрбиләр, укытучылар, хисапчылар, алдынгы игенчеләр- хәтта районыбыз башлыгы Зарипов Илдус Фатихович та бар. Ничек итеп горурланмасын Тәнзилә апа! Укучылары турында сөйләгәндә күзләре очкынланып, дулкынланып аларның авылга, районга, илгә кылган изге гамәлләрен санап үтте ул.