Белем көне бәйрәме! Әлеге көн укучылар өчен генә түгел, мәктәпкәчә яшьлек балалар өчен дә бәйрәм.

2015 елның 4 сентябре, җомга
Бүген безнең бакчада матур бәйрәмнәрнең берсе- "Белем бәйрәме" үтте. Әлеге көн укучылар өчен генә түгел, мәктәпкәчә яшьлек балалар өчен дә бәйрәм. Бүген бәйрәм уңаеннан барлык төркемнәрдә дә әлеге темага шөгыльләр, төрле әңгәмәләр узды.Мәсәлән, мәктәпкәчә төркем балаларына тәрбиячеләр көнне  "Белем иленә сәяхәт" дигән әңгәмә белән башлап җибәрделәр. Максаты - балаларның белем көне турындагы белемнәрен киңәйтү. Ә безнең өчен иң мөһиме ул-  балалар өчен бәйрәм рухы тудыру.  Яңа уку елының тәүге бәйрәме- белем көне барлык балаларның да күңеленә хуш килде. Бөтен мәгариф хезмәткәрләрен белем көне тәбрик итәбез, сәламәтлек, иҗади уңышлар, күңел тынычлыгы телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International