Республика буенча "Мин талантлы" акциясе башланып китте.

2015 елның 4 сентябре, җомга

Республика буенча "Мин талантлы" акциясе башланып китте. . Димәк, тормыш итәр өчен һәркемгә табигать нинди дә булса сәләт бирә Тырышлык һәм максатчанлык өстәлгәндә  дөньяда кеше үз урынын таба . Безнең балалар бакчасында да яшь талантларны барлау, күру, аларны үстерү йөзеннэн үзебезнең балалар бакчасында тәрбияләнеп, хәзерге көндә  Шәтке мәктәбенең 11 класс укучысы Музаффарова Айсылу белән очрашу узды. Айсылу районыбызның алдынгы спортчысы , аның хисабында күп санлы медальләре бар. Айсылу балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, аларга үзенең шушындый уңышларга ничек ирешүе турында сөйләде,балаларны спортны яратырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International