Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү – мәктәптә эшләүче һәрбер хезмәткәрнең төп бурычы. Без, дәрестә һәм дәрестән тыш чаралар үткәргәндә, укучылар белән куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү турында инстуктажлар үткәрергә тиеш. Шул максаттан чыгып, бүген Олы Мишә урта мәктәбенең хезмәтне саклау буенча җитәкче Газизуллин Радик Әнварович укучылар өчен инстуктаж үткәрде. Ул юлда , җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты,инструктаж журналларына кул куйдырды.