Белем бәйрәменнән соң 2 сентябрь конне Олы Нырсы урта мәктәбенең барлык укучылары да күтәренке күңел белән җәйге яллардан соң дәресләргә килделәр.

2015 елның 4 сентябре, җомга
Белем  бәйрәменнән соң 2 сентябрь конне Олы Нырсы урта мәктәбенең барлык укучылары да күтәренке күңел белән җәйге яллардан соң дәресләргә килделәр. Узган уку елларындагы кебек уку иртәсе Олы Нырсы урта мәктәбендә иртәнге зарядка ясаудан башлана. Иртәнге зарядка ясау беренчедән  сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау булса,  икенчедән ГТО нормативларының көзге төрләрен бирергә әзерлек чарасы да булып тора. Зарядканы мәктәптә мәктәп буенча дежур сыйныф, сыйныф җитәкчесе белән берлектә үткәрә. Күрше авылдан килеп белем алучы укучылар өчен озатучылары белән ике автобус хезмәт күрсәтә, мәктәптә укучыларга ике мәртәбә җылы аш ашату каралган. Мәктәп яны бакчасында укучыларга ашар өчен төрле яшелчәләр устерелде, кыяр, помидорлар тозланды,вареньелар кайнатылды. Бу уку елында мәктәбебез уку елына әзерлек буенча беренче өчлеккә керде, мәктәптә укытучылар составы җитәрлек, укучыларга яхшы укыр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International