Ел саен Россиядә 3 сентябрь терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек Көне булып билгеләп үтелә. Бу дата Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә 2004нче елгы куркыныч вакыйгаларга бәйле рәвештә, 2005 елда федераль закон нигезендә билгеләнә. Беслан шәһәренең 1нче номерлы мәктәбендә булган бу теракт нәтиҗәсендә 300 кеше, шул исәптән 150 бала һәлак була.