3 сентябрь- терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне.

2015 елның 4 сентябре, җомга
3 сентябрь-   терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне. Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә шушы хәтер көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Укучыларга терроризмга каршы илкүләм көрәшкә чыкканда гына нәтиҗәләр яхшы булачагы аңлатылды. Һәрвакыт саклану чараларын кулланырга, үзең өчен генә түгел, әти-әниең, туганнарың, классташларың өчен дә җаваплы булырга кирәк икәнлеге әйтеп үтелде. Кайчан да булса террористлар белән көрәш туктатылыр һәм аларның барысы да көчле җәзага тартылыр – бу Җир Шарындагы һәр кешенең хыялы. Беркайда да, беркайчан да Төньяк Осетиядәге хәлләр кабатланмасын иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International