Соңгы елларда республикабызда юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.Шул исәптән безнең мәктәптә 17 нче августтан 17 нче сентябрьгә кадәр “Балалар иминлеге” айлыгы бара. Әти – әниләр белән берлектә тәрбия чаралары үткәрелә.