Теләче җирлекара китапханәсендә “Яңа китап – яңа ачыш” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәгә М.Мәһдиевның фәнни - публицистик мәкаләләрен тупланган “Сызып ак нур белән...” җыентыгы, Н.Акмалның “Яңгырдан соң” дип исемләнгән повесть һәм хикәяләр тупланмасы, Р.Газизовның бәяннар, хикәяләр, очеркларны үз эченә алган “Тәрәзәләр” исемле китабы, рус телендә Ф.Сафинның “Заблудившийся рассвет” исемле тарихи романы, А.Нурисламованың “Другой взгляд” дигән әсәрләр җыентыгы, А.Сагайдак-Усманованың әтисе Ш.Усмановның катлаулы тормыш юлын чагылдырган “Перебитые крылья” китабы һ.б. бик күп яңа китаплар урын алган. Китап яратучылар әлеге кәргәзмә белән таныша, яңа китапларны алып укый алалар.