3 сентябрь көнне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә барлык мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты, анда 2015 елның 8 аена нәтиҗә һәм уздырылачак чараларга планнар төзелде.
Киңәшмәдә китапханә бүлеге мөдире – Резеда Давлиева, вакытлыча директор вазыйфаларын башкаручы- Зөлфия Ибрагимова, Казаклар авылы китапханәчәсе –Альбина Рахматуллина, Олы Кибәхуҗа мәдәният йорты директоры – Рафиль Хузин, техник хезмәт бүлеге мөдире – Виталий Прокопьев, йомгаклау сүзе белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов
чыгыш ясадылар.