3 нче сентябрь көнне “Мин сәләтле” атналыгы кысаларында Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар Теләче районының эстрада йолдызлары Илназ Ханафиев һәи Илсур Шайдуллин белән очраштылар

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

3 нче сентябрь көнне “Мин сәләтле” атналыгы кысаларында Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар Теләче районының эстрада йолдызлары Илназ Ханафиев һәи Илсур Шайдуллин белән очраштылар . Килгән кунаклар үзләренең сәләтләрен  кечкенә чактан ук ничек  үстерүләре: балалар бакчасында ,мәктәптә чыгыш ясаулары турында сөйләделәр,балачакта яратып башкарган җырларын  җырладылар.

  Бакчага йөрүче яшь  талант ияләре дә кунакларга  үзләренең  җырга ,шигырь сөйләүгә  булган осталыкларын күрсәтттеләр,аларга  кызыксындырган сорауларын бирделәр.

   Очрашу бергә истәлеккә  фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International