2 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән берлектә “Яшел Россия”дип аталган акциядә катнашып, тирә-як территорияләрне чистарту эшләре алып бардылар. Китапханә, мәдәният йорты биләмәләрен чистарту, җир тырмалау кебек эшләр эшләнелде. Саф һавада коллективның бердәмлеге эшкә көч-куәт һәм дәрт өстәде.