Айдар мәдәният йорты бакчасының сугыш кырында хәбәрсез югалганнарның исемлеге - янына яшь агачлар утыртылды. Бу агачлар «Җиңү урманы» акциясе кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан утыртылды. Акциядә шулай ук Айдар авылы тыл ветераннарыда катнашкан иде.
«Яшел Россия – Бөтенроссия экологик өмәсе” кысаларында клуб берләшмәләрендә катнашучы укучы балалар белән өмә уздырылды. Утыртылган агачлар территориясен чистарттылар, чүпләрдән арындырдылар.