3 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Мин сәләтле” диеп аталган ачык чара булып узды.

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе
3 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Мин сәләтле” диеп аталган ачык чара булып узды. Әлеге чараның максаты булып - бакчага йөрүче балалар арасында талантлы балаларны барлау һәм аларның сәләтләрен камилләштерү өстендә эшләү тора. Әлеге чара уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемнәренә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылган иде. Балалар матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җыр һәм биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Җыр-биюләр шаян уеннар белән бергә үрелеп барды. Чараның ахырында, музыка җитәкчеләре – Эльза Владимировна белән Регина Албековна да балаларга һәм килгән әти-әниләргә үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Ахырдан, әлегедәй чараларны киләчәктә дә үткәрергә, сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү өстендә эшне дәвам итәргә дигән фикергә килделәр. Бөтен гаиләләре белән чыгыш ясаучы Галимҗановлар, Мәхмүтовлар, Павловаларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International