Пай җирләренә аренда түләү үтәлеше Һәр даим җыелышларда хуҗалык җитәкчеләре белән анализлана.

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Пай җирләренә аренда түләү үтәлеше Һәр даим җыелышларда хуҗалык җитәкчеләре белән анализлана. Барлыгы 24749 гектар пай җирләре договор нигезендә хуҗалыкларда кулланышта йөри. Бугенгесе көндә район буенча хуҗалыклар 9914 мең сум пайчыларга аренда түләгән, уртача 1 гектарга 401 сум туры килә. Алан, Нирус Һәм Игенче хуҗалыклары пай җирләре арендасын түләүне тулаем каплаган, 1 гектарга уртача 707 сумнан. Икмәк, салам, печән бирү, бакча сукалау Һәм транспорт белән тәимин итү хуҗалыкларның аренда өчен төп түләү чыганагы булып тора.Район буенча түләү бугенге көндә 64% тәшкил итә. Шушы арада хуҗалыклар пай җирләренә тулаем каплап бетерергә планлаштыра , уртача район буенча 1 гектарга 627 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International