Бу көннәрдә Олы Мишә мәктәбе укучылары республика күләмендә үткәрелә торган “Свежий ветер-2015” фестивалендә катнашырга әзерләнә. Чара укучыларда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үзеңне һәм тирә- юньдәгеләрне начар гадәтләрдән саклау максатыннан үткәрелә. Агитбригада чыгышын видеоязма итеп җибәрергә кирәк. Укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез!