Балаларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен Субаш авылы клуб мөдире Татьяна Романова һәм китапханәче Лидия Петрова 8 сентябрь көнне «Мин һәм спорт» дип исемләнгән ярыш кичәсе уздырдылар. Алар төрле спорт уеннары уйнадылар, кызыклы викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.