Максабаш балалар бакчасында рухи һәм физик сәламәтлекне саклау һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Безнең  Максабаш балалар бакчасында рухи һәм физик сәламәтлекне саклау һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Бакчабызда  сәламәтлек көннәре, спорт ярышлары, төрле чаралар, медицина хезмәткәре белән очрашулар үткәрелә. Балалар бакчасында үткәрелгән күпчелек чараларда әти-әниләр дә  катнаша. Балаларның  һәрьяклап  үсешенә, сәламәтлеген ныгытуга, яшь организмны чыныктыруга  ярдәм итү,балаларда  физик, әхлакый, ихтыяр көче , үз-үзләрен тәртипле тоту күнекмәләрен тәрбияләү , сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ булдыру максатыннан , без балалар белән    9- сентябрь көнне “Сәламәтлек” көне  үткәрдек. 

Җир шарында һәрбер бала,

Булсын таза, сәламәт.

Ә аның нигезендә , әлбәттә,

Тора спорт һәм хезмәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International