8 сентябрь көнне “Батыр” спорт комплексында Теләче муниципаль район башлыгы И.Ф.Зарипов, аның урынбасары А.Г.Фәтхуллин, Теләче авыл җирлеге башлыгы И.Х.Хәмидуллин катнашында халык белән очрашу булып узды.

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

8 сентябрь  көнне “Батыр” спорт комплексында Теләче муниципаль район башлыгы И.Ф.Зарипов, аның урынбасары А.Г.Фәтхуллин, Теләче авыл җирлеге башлыгы И.Х.Хәмидуллин катнашында халык белән очрашу булып узды.

Район башлыгы И.Ф.Зарипов җыелган халыкны үтеп баручы елда эшләнгән эшләр, ирешкән уңышлар белән таныштырды. “Теләче” сәнәгать паркы эшчәнлеге, райондаш көрәшчеләребезнең ирешкән уңышлары, Теләчегә легендар хоккейчы, капкачы В.А.Третьяк килүе – болар барысы да район тарихында эз калдыра торган вакыйгалар.

Район башлыгы урынбасары А.Г.Фәтхуллин җыенда катнашучыларны 13 сентябрь көнне узачак Татарстан Президенты һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен сайлауларда актив катнашырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International