17 августтан 17 сентябрьгә кадәр Татарстан мәктәпләрендә “Балалар куркынычсызлыгы айлыгы” бара. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә айлык уткәрүнең планы булдырылды . Бүген мәктәпнең планы нигезендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча класс сәгатьләре үтте. Урамда, юлда йөргәндә, транспортта укучы нинди кагыйдәләр утәргә тиеш икәнлеге искә төшерелде,презентация буенча әңгәмәләр утте.