17 августтан Татарстанда Балалар куркынычсызлыгы айлыгы башланып китте. Әлеге акция кысаларында безнең Олы Мишә урта мәктәбендә төрле чаралар үткәрелә. Үсеп килүче буында үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгына җаваплы караш тәрбияләү максатыннан, мәктәптә рәсем конкурсы игълан ителде. Конкурсның исеме -“Балалар куркынычсызлыгы”. Беренче сыйныфтан башлап 8 нче сыйныфка кадәр укучылар үзләренең көчләрен сынап, рәсемнәрен тәкъдим итә башладылар. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.