10 сентябрь көнне район үзәк китапханә залында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәне мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С. Иксанов уздырды.

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

10 сентябрь көнне район үзәк китапханә залында  мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы   киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәне мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С. Иксанов уздырды. Киңәшмәдә мәдәният йортларында уздырылачак дискотекалар,   «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дип исемләнгән концерт программасы буенча таратылган положение турында, янгын куркынычсызлыгы буенча, узачак сайлаулар турында сөйләшүләр узды.

 Шулай ук киңәшмәдә 5 сентябрь көнне уздырылган Парк  һәм скверлар көненә багышланган  мәдәни чарага әзерләнгән күргәзмә  өстәлләренә нәтиҗәләр чыгарылды:

1 урында – Алан авыл  җирлеге;

2 урында – Айдар авыл  җирлеге;

3 урында – Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге.

 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International