7 сентябрьдән республикабызда “Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы!” старт алды. Шул уңайдан 11 сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч һәм 5 сыйныф укучылары белән берлектә “Яхшылык эшләргә ашыгыйк!” дигән темага класс сәгате узды. Укучылар “Доброе дело” дигән мультфильм , яхшылык турында мәкальләрне эченә алган презентация карадылар. Бу сыйныф сәгатендә укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәм итә белү хисләре тәрбияләнде. Һәрвакыт яхшылык эшләргә тырышыйк!