Балалар иҗат үзәгендә “Көзге изгелек атнасы” акциясе дәвам итә. Акциянең 2 нче көне, 10 сентябрь «Татарстанда спорт» дигән исем астында узды. Өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габдулхак кызы “Волшебная паутинка” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дип исемләнгән спорт чарасы үткәрде. Районыбызның гомум белем бирү мәктәпләрендә педагог оештыручылар спорт темасына төрледән-төрле агитбригадалар оештырдылар.