7 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» дип аталган акция уздырыла. Әлеге акция кысаларында 10 сентябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе ялгыз өлкәннәргә ярдәм итү йөзеннән Ибрагимова Нәфига апада булды. Бакча һәм өй тирәсен чүп-чардан арындыру буенча эш башкарылды. Яңа кайткан китаплар, журналлар белән тәэмин ителде.