Татарстан Республикасында 7 нән 14 сентябрьгә кадәр “Без Президент белән!” дип исемләнгән Республика хәрәкәте инициативасында, “Көзге изгелек атнасы” акциясе старт алды.
Балалар иҗат үзәгенең “Балачак” бию коллективы, өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә, Кече Кибәхуҗа авылы халкы өчен “Күңелләргә изгелек” дип исемләнгән хәйрия концерты оештырдылар. Бу чараның максаты балаларда һәм барлык кешелектә изгелек чаткыларын үстерү, михербанлылык хисләре тәрбияләү торды.
Концерт оешкан төстә узды. Укучылар белән без максатларыбызга ирештек дип саныйбыз.